Балык Бистәсенең “Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар чишмәләрне чистарткан

Алар чыганакларны чүптән арындырган, чишмә тирәсендә аунап яткан корыган ботакларны җыйган.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Авыл офыклары").“Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар Балык Бистәсе районы Тегермәнлек авылындагы “Галәүләр чишмәсе”, “Каюм чишмәсе”, “Биби чишмәсе”н тәртипкә китергән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Алар чыганакларны чүптән арындырган, чишмә тирәсендә аунап яткан корыган ботакларны җыйган.Тәрбиячеләре аларга чишмәләр тарихы, су кадере турында сөйләгән.
 
"Бу кечкенә генә өмә балалар күңеленә хуш килде. Алар әле бик озак бу турыда башкаларга да илһамланып сөйләде. Кем белә, бәлки, бу сабыйлар киләчәктә үзләренең балаларын чишмәләрне, табигатьне сакларга өйрәтерләр. Чөнки кечкенә бала күңеленә салынган игелеклеклелек орлыклары беркая да югалмый", - диелә хәбәрдә.