Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язгы чакырылышта Әгерҗе районыннан утызга якын егет хәрби хезмәткә алыначак
1 апрельдән Россиядә хәрби чакырылыш кампаниясе старт алды
(Әгерҗе, 11 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бу көннәрдә Әгерҗедәге хәрби комиссариат бинасында егетләр медицина тикшерүе уза. Әлеге чакырылышта районнан 160 егетне табиблар тикшерә. Булачак солдатларга хирург, терапевт, психиатр, дерматолог, невролог, отоларинголог, күз, теш табиблары кабинетларын узу мәҗбүри.
«Тикшерү тәмамланганнан соң сәламәлек ягыннан барлык таләпләргә җавап биргән егетләрне сайлап алып хәрби хезмәткә озатабыз. Бу чакырылышта утызга якын булачак», — ди районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев.
Баш комиссар сүзләренчә, соңгы елларда егетләр физик яктан чыныгуга, спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирәләр икән.
Илгиз Галиев үзе дә армиягә җыенучы һәр егет белән әңгәмә уздыра. Аларның кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләкләре барлыгы, ниләр белән кызыксынулары турында сораштыра.
1 апрельдән хәрби комиссариатта график нигезендә чакырылыш комиссиясе дә эшли башлады. Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләр район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары алдында «имтихан» тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз