news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия уйлап табучылары офиста кию өчен сулыш алу җиңел булган битлек булдырган

Битлекләргә тән температурасын һәм хәтта һава сыйфатын контрольдә тота ала торган датчиклар куелган.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Россиядә сулыш алуны җиңеләйтә торган саклану дәрәҗәсе югары булган битлек һәм фильтрлар эшләгәннәр. Аларны киеп спорт белән шөгыльләнергә һәм офиста көн буе утырырга мөмкин. Бу хакта Илкүләм технологик инициатива платформасы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Битлек алты датчик белән җиһазландырылган:  сулыш алганда/сулыш чыгарганда углекислый газ һәм кислород концентрациясе, канның кислород белән туендырылганлыгы, һава сыйфаты, тән температурасы, атмосфера басымы, дымлылык», — дип китерә RT Илкүләм технологик инициатива платформасы матбугат хезмәте мәгълүматын.

Битлек гадәти битлеккә охшаган, тик аңа ИВЛ аппаратларындагы кебек профессиональ фильтр куелган. Фильтр вирус, бактериаль, гөмбә агентларыннан, аэрозоль, тузаннан саклый һәм шул ук вакытта һава циркуляциясенә комачауламый диярлек. Куллану вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

Битлек инде спортчылар арасында уңышлы сынау узды, диелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100