news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы ана капиталын куллану кагыйдәләрен үзгәртте

Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). 11 апрельдән Россиядә ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрә. «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгына сылтама белән шул хакта яза.

Элегрәк Хөкүмәт Хезмәт министрлыгының файдаланылмаган ана капиталы акчаларын тупланма пенсияне формалаштыруга җибәрү кагыйдәләрен раслау буенча вәкаләтләре турындагы проектны хуплаган иде.

Ведомствода аңлатуларынча, Хезмәт министрлыгының яңа вәкаләтләре 2020 елда федераль закон кабул итүгә бәйле. Закон ата-аналарга ана капиталы белән идарә итүне күпкә сыгылмалы итә. Элек ата-аналар аларны башка максатларга куллануны сорап, алардан файдаланмаган очракта, акчаларны тупланма пенсиягә күчерү өчен гамәлләр тәртибе юк иде.

Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, ярты ел дәвамында, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала. Бу вакытта карар кабул ителмәсә, Пенсия фондына гариза язып аны тагын бер кат озайтырга була.

Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчаларын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100