news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшьләрне эшкә урнаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алды.

Бөгелмәдә яшьләрне эшкә урнаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар
https://bugulma.tatarstan.ru/

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Яшьләр сарае базасында «Яшьләргә эш» дип исемләнгән work-тур узды. Чара яшьләргә порталда теркәлү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерүгә, хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Work-тур кысаларында муниципаль район эш бирүчеләреннән вакансияләр маркеты, «яшьләргә эш» порталын тәкъдим итү, «Трудрут» студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдир итү, «Эшлибез» Квизы, эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия булды.

Катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алдылар, персоналны сайлау өчен җавап бирүче белгечләргә сораулар бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100