news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды

Укучылар районда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән танышты.

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 11 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» дип исемләнгән чара булды.

Анда районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова, шәһәр гимназиясендә, 7нче гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алышты, районда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән танышты.

Төбәктә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши. Халыклар төрле булса да, хуҗалык итү, мәдәниятләре уртак. Үз телләрендә рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гореф-гадәтләренә тугры калып гомер кичерәләр.

Районда бердәнбер чуваш авылы — Якты Кул шуның бер мисалы. Күпфункцияле үзәк мөдире Мәҗит Ибраһимов авыл халкының бердәм булуын, актив тормыш алып баруларын, җырга — моңга һәвәс булулары турында сөйләде. 

Үзәк каршында эшләп килүче «Нарспи» фольклор коллективыхалык җырларын башкарды. Җитәкчесе Зилә Хәйретдинова коллектив белән таныштырды. Биредә 65 яшьтән өлкән апа — абыйлар йөри. Шулай ук 7нче урта мәктәптә үткәрелүче «Әдәби туган як» түгәрәгенә (җитәкчеләре — татар теле, әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова) йөрүче балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Гимназия укучылары татар һәм рус халык биюләрен башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100