Чистай студентлары саклагыч битлекләр тегүне үзләштергән

Битлекләр тегүдә катнашырга теләгән студентлар, кечкенә төркемнәр белән тегү остаханәсенә килә.

(Чистай, 11 апрель, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гөлгенә Сафиуллиина). Чистай тегү остаханәсендә студентлар һәм укытучылар көненә 200ләп битлек ясый. Республиканың ун һөнәри белем бирү учреждениесендә, шул исәптән Чистай күппрофильле көллиятендә дә, саклагыч битлекләрне тегүгә керешеп, хәлдән чыгу юлын тапканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 — Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, безнең көллият студентлары саклагыч битлекләрне тегүдә волонтерлык ярдәме күрсәтә башлады. Без студентларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек һәм кызлар безнең тәкъдимгә каршы килмәде. Болар барысы да ирекле нигездә, буш вакытта башкарыла, — дип сөйли тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталья Сәйфетдинова.

Хәзер дәресләр дистанцион формада үткәрелә һәм битлекләр тегүдә катнашырга теләгән студентлар, кечкенә төркемнәр белән тегү остаханәсенә киләләр. Бер-берсен алыштырып, берничә сәгать эшлиләр. Битлекләр тегүгә шулай ук көллият хезмәткәрләре дә актив кушылды.

Күппрофильле көллияттә битлекләрне 19 марттан тегә башлаганнар. Эш этаплап төзелгән: кемдер тукыма кисә, кемдер тегә, кемдер үтүкли. Үз эшен тизрәк башкарган кеше башкаларга ярдәм итә. Кирәкле әйберләрне көллият үзе сатып алган. Шушы вакыт эчендә меңнән артык битлек әзерләгәннәр, алар яңа коронавирус инфекциясе керүне һәм таралуны кисәтү буенча республика штабы карамагына җибәрелгән.

 Битлекләрне алга таба бүлү әлеге штаб карары буенча башкарыла. Мәсәлән, 23 мартта Мәгариф һәм фән министр лыгы «Казан» халыкара аэропортына 4 мең данә медицина битлекләре партиясен тапшыра. Бүген алар аэропорт персоналын саклауны тәэмин итү өчен файдаланыла.