news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Җиңүнең 75 еллык юбилеена әзерләнәләр

Бөек Җиңү белән бәйле төп чаралар кичектерелергә дә мөмкин.

Чирмешәндә Җиңүнең 75  еллык юбилеена әзерләнәләр
архив

(Чирмешән, 11 апрель, «Татар-информ»,«Безнең Чирмешән»). Чирмешән районында зур тантанага — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек бара. Төп чара 9 майга билгеләнгән. БУ турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне Чирмешәндә «Тантаналы митинг», «Үлемсез полк» йөреше, бәйрәм концерты, спорт ярышлары булырга, тематик фотокүргәзмәләр оештырылырга тиеш. Кичен Җиңү салюты, дискотека да планлаштырыла. «Солдат боткасы» да пешергә уйлыйлар.

-Юбилей чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә байтак оешмалар катнаша, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. –Бәйрәмне тиешле югарылыкта оештырырбыз дип ышанам.

Кызганыч, бәйрәмнең нәкъ менә 9 майда зурлап узасы төгәл мәгълүм түгел. Кызганыч, коронавирус таралу куркынычы, планлаштырган күп эшләрне тормышка ашыруга комачаулый.

news_right_1
news_right_2
news_bot