news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы үз-үзеңне изоляцияләү чорында әти-әниләре белән Татарстан башкаласында яши.

Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте
Алина Загитова

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алина Заһитова хәзер Казанда һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүен күрсәтте.

17 яшьлек Алинә Заһитова үзенең Инстаграмдагы битендә берничә сториз куйган. Анда аның имтиханнарга әзерлек белән мәшгуль булуы күренә.

"Кемнәр Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә?" - дип мөрәҗәгать итте спортчы үзенең җанатарларына.

Моңа кадәр Инстаграм челтәрендә спортчының фан-битендә Алинә Заһитова белән аның сеңлесе Сабинаның Беренче канал өчен видеомөрәҗәгате бастырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot