news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роскомнадзор Россиядә 14 мартта төн уртасында Инстаграмга керүне чикли

Регулятор искәрткәнчә, Instagram социаль челтәрендә Россия гражданнары, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга чакырган мәгълүмати материаллар таратыла.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) 14 март көнне 0.00 сәгатьтә РФ территориясендә Instagram социаль челтәреннән файдалануга чикләү кертү процедурасын төгәлли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствога сылтама белән хәбәр итә.

Роскомнадзор моңа кадәр РФ Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә Instagram социаль челтәренә керүне чикләү турында белдергән иде. Регулятор искәрткәнчә, Instagram социаль челтәрендә Россия гражданнары, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга чакырган мәгълүмати материаллар таратыла.

«Instagram социаль челтәреннән актив файдаланучылар өчен үзләренең фото- һәм видеоматериалларын башка социаль челтәрләргә күчерү, үз сәхифәсенә язылучыларга хәбәр җиткерү өчен вакыт таләп ителгәнлектән, Роскомнадзор, кулланучылар өчен өстәмә рәвештә 48 сәгатьлек күчеш чорын күздә тотып, 14 мартта 0.00 сәгатьтә Instagram социаль челтәреннән файдалануга чикләү кертү процедурасын төгәлләү турында карар кабул итте», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100