news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы һәр эшсез татарстанлыга дүрт вакансия тәкъдим итәргә әзер

Хәзерге вакытта Татарстанда хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы, диде Эльмира Зарипова.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда хәзер хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. Төбәктә яшәүче һәр эшсезгә мәшгульлек хезмәте дүрт вакансия тәкъдим итә ала.

«Хәзерге вакытта Татарстанда хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы. Без халыкның мәшгульлеге шактый югары — 62 проценттан артык булуын күрәбез. Бу күрсәткеч ил буенча 59 процентны тәшкил итә. Ә Идел буе федераль округы буенча 59 проценттан аз гына артык. Шул ук вакытта Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән», — диде «Татар-информ» корреспондентына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Республиканың мәшгульлек үзәкләрендә 10 меңнән артык кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Шул ук вакытта мәгълүматлар базасында 42,6 мең вакансия турында мәгълүмат бар. 

«Гамәлдә без бер эшсезгә дүрт вакансия тәкъдим итә алабыз», — дип билгеләп үтте Зарипова.

Эшсезләр арасында 70 проценттан артыгы үз теләкләре белән эштән киткән гражданнар. Бүгенге көндә төбәктә эш эзләүнең уртача вакыты 3тән алып 4 айга кадәр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100