news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе: Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да

«Вакыйгаларның начар борылышларына әзер тору кирәк», — дигән Алмаз Хисаметдинов.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппын кисәтүгә игътибарлы булуны искәртә. «Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да», — дигән идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, бүгенгә инфекциянең барлык чыганаклары вакытында көчсезләндерелеп, инфекция таралуга киртә куелган.

«Моңа карамастан, бу юнәлештә уртак эш кирәк. Моның сәбәбе — тиздән безнең якларга кайтачак күчмә кошлар. Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да, шуңа күрә вакыйгаларның начар борылышларына әзер тору кирәк», — дигән Алмаз Хисаметдинов.

Ул, шулай ук, Африка дуңгыз чумасы таралуын кисәтү буенча чаралар турында әйткән. Татарстанда кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасының алты очрагы билгеле: Әлмәт һәм Алабуга районнарында берәр һәм Зәй районында дүртәү.

Алмаз Хисаметдинов аучылык хуҗалыклары белән кыргый кабаннарны аттырып, аларны 100 процент тикшерү алып барылганын искәрткән.

Котыру авыруын кисәтү буенча да эш алып барыла. Соңгы алты елда котыру очраклары 9 тапкыр кимеп, 2020 елда 37 очрак билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100