news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туристик кешбэкның өченче этабына ике млрд сум акча юнәлтеләчәк

Программаның яңа этабын быел март аенда башлап җибәрү планлаштырылган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты туристик кешбэкның өченче этабын тормышка ашыру өчен ике миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Без программаны дәвам итү өчен ике млрд сум бүлеп бирәчәкбез. Хәзер, отпусклар сезоны якынлашканда, кешеләр алдан ук кулай бәядән сәфәрләрен броньлый алсын өчен аның яңа этабын быел март аенда ук башлап җибәрәчәкбез», — диде Мишустин Хөкүмәт утырышында.

Элегрәк Туризм буенча федераль агентлыкта (Ростуризм) хәбәр ителгәнчә, программаның яңа этабы алдагылардан әллә ни күпкә аерылып тормаячак. Әмма, экспертлар фикеренчә, ул Россия халкы өчен популяр булачак, чөнки программа язгы-җәйге чорны колачлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100