Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак
«Рус-Немец Швейцариясе» санитар җыештыру үткәреләчәк территорияләрнең берсе буларак билгеләнгән.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узар дип көтелә.
Казан мэриясе сайтының электрон документлар җыентыгындагы мәгълүматтан күренгәнчә, «Рус-Немец Швейцариясе» санитар җыештыру үткәреләчәк территорияләрнең берсе буларак билгеләнгән.
«2021 елның 1 апреленнән 31 майга кадәрге чорда — Казан шәһәре территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык, 24 апрельдә гомумшәһәр өмәсе үткәрергә карар бирәм», — диелә документта.
Ике айлык барышында җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыру һәм шәһәр янындагы бакчачылык җәмгыятьләре территориясен тәртипкә китерү күздә тотыла.
2020 елда пандемия аркасында татарстанлылар өмәгә чыга алмады. Санитар-экологик ике айлыкта бары тик коммуналь һәм юл хезмәтләре, шулай ук муниципаль берәмлек хезмәткәрләре генә катнашты. 2019 елда Казанда оештырылган өмәдә 1,2 миллионнан артык кеше катнашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз