news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел социаль икмәккә генә түгел, башка төр ипиләр өчен дә субсидия бирелә

«Быел барлык төр икмәкләргә субсидия биреләчәк, ләкин яраклылык вакыты биш көннән артмаска тиеш», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков

Быел социаль икмәккә генә түгел, башка төр ипиләр өчен дә субсидия бирелә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел социаль икмәккә генә түгел, төрле бөртекләр кушылган башка төр ипиләр өчен дә субсидия биреләчәк.

«Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты социаль икмәкне генә субсидияли иде. Быел барлык төр икмәкләргә субсидия биреләчәк, ләкин яраклылык вакыты биш көннән артмаска тиеш», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

«Анда ГОСТ бар, бар кешегә дә бу җиткерелгән. Линейка киңәйтелә дигән сүз», — диде министрның беренче урынбасары. Ул былтыр Татарстанда 54 икмәк пешерү предприятиесе социаль икмәк пешерүгә субсидия алганын искәртте.

«Тармак үсә, икмәк пешерүчеләр арта, бүген һәр торак пунктта кечкенә генә пекарнялар бар, алар элек дәүләт ярдәм чаралары сораганнары юк иде. Быел субсидиягә заявкаларны 3нче икмәк пешерү заводы, БКК (икмәк-кондитер комбинаты), „Челны-хлеб“ та бирә», — диде Наил Залаков.

Ул былтыр икмәк пешерүчеләргә бирелгән 200 млн сумнан артык субсидия республика бюджетыннан булганын искәртте. «Он тартучыларга, икмәк пешерүчеләргә Россиядән субсидия беренче тапкыр бирелә. Без бу субсидияне 1 квартал өчен субсидия буларак карыйбыз», — диде.

«Әгәр бюджет мөмкинлек бирсә, икмәк җитештерү өлкәсендә вазгыять начарайса, бәяләр артмасын өчен, алга таба бу сорау икенче кварталда да каралырга мөмкин», — дип әйтте Наил Залаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100