news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел апрельдән социаль пенсия күләме индексацияләнәчәк

Түләүләрнең күләме 10 183 сум тәшкил итәчәк, индексация 4 миллионга якын гражданга кагылачак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә социаль пенсиянең күләме үзгәрә — ул 3,4 процентка индексацияләнәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләрнең уртача күләме 10 183 сумга кадәр артачак.

Хәзерге вакытта проект иҗтимагый фикер алышу стадиясендә. Гамәлдәге закон нигезендә, индексация пенсионерларның яшәү минимумы күләме артуын исәпкә алып башкарылачак.

«Шул рәвешле, 2021 елда пенсияне индексацияләү күләме пенсионерның 2020 ел өчен яшәү минимумы күләменең (9308 сум) 2019 елдагы күләменә (9002 сум) нисбәте буларак билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның 1 апреленнән социаль пенсия күләме 3,4 процентка индексацияләнәчәк», — дип аңлаттылар федераль ведомствода.

2021 елның ахырына кадәр әлеге максатларга бюджеттан 12,8 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла, индексация 3,9 миллион кешегә кагылачак.

Мондый түләүләр иминият пенсиясе алу өчен җитәрлек стажы булмаган гражданнарга каралган.

«Үзенең социаль пенсиясе төбәктә пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булган гражданнарның социаль өстәмә түләүләре бар, ул пенсия белән тәэмин итүне шушы дәрәҗәгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирә», — дип ачыклык керттеләр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрүен күздә тоткан указны имзалавы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100