Актанышта җиңгән автомодельчеләр республика бәйгесендә чыгыш ясаячак

Актанышта «Гади автомобильләр ярышы»ның зона бәйгесе узды.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Актанышта техник юнәлештәге республикакүләм «Гади автомобильләр ярышы»ның зона бәйгесе узды. Актаныш, Ютазы, Спас, Минзәлә, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәренең яшь автомобиль ясаучылары арасында җиңү яулаган яшь конструкторлар командасы республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булачак. 

«Гади автомобильләр ярышы» һәр балага үзен иҗади яктан ачарга мөмкинлек бирә. Исеменнән үк күренгәнчә, машиналарны көнкүрештәге гади детальләр, эш кораллары белән ясап була. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче номинациядә катнашучылар гади резина моторлы машиналарның ераклыкка йөртүдә ярыша. Бәйгенең алдагы номинациясендә — электр моторы куелган машиналар билгеле бер аралыктан соң капкага туп-туры керергә тиеш.

Өченче номинация — «Өй эше». Жюри командаларның гадәти булмаган машина модельләрен бәяли. Бу номинациядә фантазиягә чикләр юк: командалар автомобильне нинди материалдан, ничек, ни рәвешле ясаган, шул хакта сөйләп, аңлатып үз проектын яклый.

Бәйгенең социаль партнеры- ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе өченче ел рәттән балаларга төрле призлар әзерләп алып килә, быел да җиңүчеләрне файдалы һәм кирәкле бүләкләр көтә.