news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр эшләре министрлыгы республикада 52 млн сумга волонтерлар хәрәкәтен үстерәчәк

Волонтерлар арасында яшьләр өлешен 20 процентка кадәр арттырырга планлаштыралар.

Яшьләр эшләре министрлыгы республикада 52 млн сумга волонтерлар хәрәкәтен үстерәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «2019-2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасына волонтерлык хәрәкәтен үстерү турында ярдәмче программа кертергә тәкъдим итте. Бу юнәлештә 2022 елга кадәр чараларны гамәлгә ашыру өчен 52 миллион сум акча кирәк. Бу турыда ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ведомство башлыгы урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.

Чаралар планында волонтерлык үзәкләрен ресурслар белән тәэмин итү, мәгълүмат бирү, тематик тикшеренүләр, территориаль эшчәнлекне үстерү һ.б. каралган. «Иң мөһим бурычларның берсе — «ТР волонтерлары» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын булдыру һәм бу системада волонтер булырга теләүчеләрне теркәү», — диде Ринат Садыйков.

Волонтерлар арасында яшьләр өлешен 20 процентка кадәр арттырырга планлаштыралар. Ярдәмче программада өлкән яшьтәге волонтерлар өчен чаралар каралган.

Ярдәмче программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү өчен булдырылган. Ул Россия Дәүләт Советының ил субъектларында волонтерлар үсеше буенча төбәк программалар кабул итүгә багышланган утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты Владимир Путин биргән йөкләмәләр исемлегенә нигезләнеп әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot