news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев сугыш ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары Әсхәт Минһаҗетдиновта һәм Ришат Исмәгыйлевтә кунакта булды.

Васил Шәйхразыев сугыш ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды
tatar-congress.org

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннары Әсхәт Минһаҗетдинов һәм Ришат Исмәгыйлевтә кунакта булды. Аларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ветераннар белән очрашуда Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә аларның сугышчан батырлыгы һәм илебез өчен куркыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтте.

Ветераннар, үз чиратында, Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен бик шат булдылар һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйттеләр.

Әсхәт Минһаҗетдинов тумышы белән Татарстаннан, ул 1923 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. Ул сугышны Мәскәү шәһәренең Москворецкий районы Халык ополчениясенең 17 нче укчылар дивизиясе составындагы 980нче артполкта разведчик булып уза. Көнбатыш, Брянск, 2 нче Белоруссия фронты составында сугыша. Милләттәшебез «Батырлык өчен» медале, «Белоруссияне азат иткән өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены һәм I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденына лаек була. 2020 елда ветеран «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә — күз явын алырлык картиналар ясый.

Быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Ришат Исмәгыйлев 1920 елның 15 апрелендә Башкортстанның Нуриман районы Нимисләр авылында туа. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. 42нче укчы дивизиясенең 455 нче укчы полк элемтә ротасының радистлар взводына билгеләнә. Бөек Ватан сугышын 1941 елның 22 июнендә Брест крепостен яклаучылар сафында каршы ала. Герой-крепостьны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен Ришат Исмәгыйлев II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ришат Салих улы гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ул 40 елдан артык Байгилде урта мәктәбе директоры булып эшләгән. «Почет Билгесе» ордены, «РСФСР мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, шулай ук аңа «РСФСРның Атказанган укытучысы» исеме дә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100