news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел ахырына кадәр җиде «сатучысыз кибет» ачылачак

Сынау проекты Балык Бистәсе районы территориясендә гамәлгә кертелә.

Татарстанда ел ахырына кадәр җиде «сатучысыз кибет» ачылачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда бу ел ахырына сигез «сатучысыз кибет» эшләячәк. Бу - «Цифрлы авыл» проектының бер өлеше. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Хәзерге вакытта «сатучысыз кибет» пилот проекты кысаларында Балык Бистәсе районы территориясендә кертелде. 2020 ел ахырына кадәр әлеге район территориясендә тагын җиде кибет ачу планлаштырыла», - диделәр ведомствода.

«Цифрлы авыл» - авыл территорияләре өчен онлайн-платформа һәм авыл тирәлеге элементларын (авыл кибетләре, автолавкалар, авыл советлары һ.б.) берләштерүче экосистема.

«Проектны гамәлгә ашыру авыл халкын цифрлы икътисадка җәлеп итәргә һәм тәкъдим ителгән сервислар һәм хезмәтләр нигезендә авыл территорияләрендә электрон коммерция үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», - диделәр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100