news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Италия, Франция, Германия һәм Испания белән авиаэлемтәне чикләде

Авиаэлемтәне вакытлыча чикләү 13 марттан гамәлгә керә.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 13 марттан башлап Россия Италия, Франция, Германия һәм Испания белән авиаэлемтәне вакытлыча чикли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Россия Федерациясе территориясеннән Италия Республикасы, Германия Федератив Республикасы, Испания Корольлеге, Франция Республикасы территориясенә һәм кире юнәлештә пассажирлар йөртүне вакытлыча чикләү карары кабул ителде», — дип хәбәр иттеләр Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш һәм кисәтү буенча оператив штабта.

Россия авиакомпанияләре Рим, Берлин, Мюнхен, Франкфурт-на-Майне, Мадрид, Барселона, Парижга F Шереметьево терминалыннан гына турыдан-туры рейслар башкарачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бөтен ил территориясендә коронавирус таралу сәбәпле, Украинада карантин игълан ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100