news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәмәгать транспортында дезинфекция режимы көчәйтелә

Дезинфекция өчен бактерицид нурланыш, кулны антисептик чаралар белән эшкәртү өчен диспенсерлар кулланылачак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казанның җәмәгать транспортында йогышлы авырулар, грипп, ОРВИ һәм коронавирусны кисәтү максатыннан дезинфекция режимы көчәйтелә. Бу турыда мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дезинфекция өчен бактерицид нурланыш, кулны антисептик чаралар белән эшкәртү өчен диспенсерлар кулланылачак.

Җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре медицина битлекләре кияргә, даими рәвештә температураны үлчәргә һәм вирус инфекциясенең югары температура, томау, ютәл кебек беренче билгеләре булган очракта эшкә чыкмаска тиеш булачак.

Шулай ук пассажирларны йөртүчеләр, сменадан соң һәм пассажирларны төшергәннән соң, салонны юеш чүпрәк белән сөртеп чыгарга һәм дезинфекцияләргә тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы аркасында Татарстанда яшәүчеләргә халык күп йөри торган вакытта җәмәгать транспортына утырмаска һәм кеше күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш иткән иде.

Кытайда коронавирусның бөтен дөнья буйлап ким дигәндә июньгә кадәр таралачагы турында фаразладылар.

Шул ук вакытта коронавирус таралу аркасында Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру вакытын күчерү планлаштырылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100