news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ХХ гасыр башында төзелгән музыка көллиятен реставрациялиләр

Ремонт эшләре 2021 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда 1904 елда салынган И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен 109 млн сумга ремонтларга ниятлиләр. Объектта ремонт эшләре 2021 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

«И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте бинасында реконструкция һәм реставрация эшләрен башкарырга кирәк. Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр өчен 108 864 979 сум акча тотылачак», диелә документларда.

Бинада инженер системалары, фасад, әйләнә-тирә территорияләр төзекләндерелә һәм эчке эшләр башкарыла.

«Бөтен бинаны төзекләндерүгә карамастан, укулар туктатылмаячак. Студентлар башка бүлмәләрдә шөгыльләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр көллияттә.

Төзелеш эшләренә акча республика бюджетыннан биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100