Индус Таһиров архив документлары аша реаль тормышны күрсәтергә кирәк дип саный

«Татарстанның 100 еллыгы турында сүз алып барабыз, бу 100 ел ничек узганын әле тулысы белән күрсәткәнебез юк», - диде ул.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Архив документлары аша реаль тормышны күрсәтүне активлаштырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында эксперт советы рәисе Индус Таһиров әйтте.

Аның фикеренчә, телевидениедә дә җыр-биюләр генә түгел, безнең реаль тормыш чагылыш табарга тиеш. «Татарстанның 100 еллыгы турында сүз алып барабыз, бу 100 ел ничек узганын әле тулысы белән күрсәткәнебез юк. Телевидениедә караңгы якларын түгел, якты якларын гына күрсәтәләр. Ә шулкадәр фаҗигале фактлар бар бит», — диде Индус Таһиров журналистларга.

Ул 1921 елгы ачлыкны искә алды. «Республика оешкан гына, ә ачлык, хәтта кайберләренең казаннарында балалар гәүдәләре ит булып өлгерә. Кеше ашауларны беренче урынга чыгару кирәкми, тик республиканың аякка басуы җиңел генә булмаганын күрсәтү кирәк», — дип белдерде.

Индус Таһиров республикага каршы булган көчләрне дә искәртте. «Әйтик, сәнәкчеләр турында күп язылды, ләкин аннан файдаланучылар да булды. „Менә сәнәкчеләр — татарлар, алар совет хакимиятенә каршы, аларга республика кирәкми, булырга тиеш түгел, оештырмыйк“ дигән көчләр булды. Архивларда документлар җитәрлек, аларны күрсәтергә кирәк», — дип саный галим.

Ул Декларация кабул итүнең дә әһәмиятенә тукталды. «Әгәр халык бердәм булып, шушы декларацияне яклап чыкмаган булса, без аны кабул итә алмас идек. Башкортлар кабул итә алмаган, ә без кабул иттек. Бу дәүләт документы гына түгел, халык документы. Шушы документ кабул ителгәндә, татарлар йокламады. Архивларда бу материаллар күп», — ди Индус Таһиров.

Галим башка республикалар, элекке союздаш республикаларның архивлары белән багланышларны киңәйтергә киңәш итте. «Архивлар киләчәккә тәрәзә ача. Архивларда күләмле эшләр башкарыла. Бүген архивистлар буыннан буынга үз тәҗрибәләрен өйрәтеп калдырырга тиеш», — дип әйтте Индус Таһиров.

Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Татарстан Республикасында архив эше турында» законның гамәлгә ашырылуы турында чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2019 елда архив эше үсешенә 220 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ел саен республика архивларына саклауга уртача 45 мең эш килеп ирешә, шул исәптән юридик актлар, гражданнарның килеп чыгышы, ликвидиацияләнгән оешмаларның шәхси составлары турында документлар.

Депутатлар Ркаил Зәйдуллин һәм Рамил Төхвәтуллин күренекле мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә бәйле цифрлаштырылган материалларны Интернет киңлекләрендә киңрәк күрсәтү әһәмиятен билгеләп узды. Татар музыка сәнгатен саклап калу һәм аның ядкәрләрен халыкка җиткерү мөһимлегенә басым ясадылар.

Комитет Татарстан Министрлар Кабинетына һәм Архив эше буенча дәүләт комитетына әзерләгән күрсәтмәләр арасында район-шәһәрләрдә архив бүлекләренә өстәмә штат берәмлекләре бүлеп бирү, фән, сәнгать, мәдәният әһелләренең шәхси архивларын ачыклау һәм саклап калу буенча эшче төркем төзүгә кагылышлылары бар.