Татар төркемендә дәүләт имтиханнары тәмамланды

Татар төркемендә дәүләт имтиханнары тәмамланды

(Төмән, 11 март, “Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичә Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина җитәкләгән татар төркеменең чыгарылыш курсы соңгы дәүләт имтиханын тапшырды. 19 студентның 80 проценты имтиханнарын «яхшы» һәм “бик яхшы” билгеләренә тапшырды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны кабул итү комиссиясенең рәислек вазифаларын чакырылып китерелгән Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Казакъ-төрек шәрәфле әгъзасы Хатыйп Миңнегулов үтәде. Хатыйп әфәнде бу имтиханнар турында: “Шартларына карап, бу эшнең башлануын гына искә алып, мин имтиханнардан канәгать калдым. Студентлар татар теле буенча төпле белемнәрен күрсәтте, ә менә әдәбият буенча әле эшлисе эшләр шактый күп икән. Университет җитәкчелеге мине бик җылы каршы алды. Университет ректоры Геннадий Куцевка, филология факультеты деканы Людмила Летаевага рәхмәтле булырга кирәк. Аларның бу төркемгә теләктәш булуларыннан файдаланып, татар җәмәгатьчелеге шушы төркем нигезендә Төмән дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачуга да ирешсен иде. Гомумән, мин Төмәннән якты тәэсирләр алып китеп барам”, - диде.

Хатыйп әфәнде Миңнегулов киләчәктә Төмән университетына килеп махсус лекцияләр укырга да ризалыгын биргән.