news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» матбугатка язылучылар арасында «Шифалы су» шифаханәсенә юллама уйнатты

Акциянең төп призы — «Шифалы су–Ижминводы» шифаханәсенә юлламаны Саба районыннан булган абунәче И. Фәттахов отты.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казандагы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында «Язылган өчен бүләкләр уйнату, шифаханәгә юллама, кар чистарту техникасы, телевизор һәм призлар!» дип аталган бүләк уйнату чарасы булды. Акция видео һәм фотокамералар объективы астында узды.

«Без һәр абүнәчегә, матбагаларыбызны яратучыларга һәм алдыручыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Бу конкурсны алга таба да дәвам итәчәкбез, чөнки аны күпләр югары бәяли. Безнең язылу кампаниясе уңышлы булды. Гомуми басма тираж 270,5 мең данәдән артыграк, шуларның 222,5 меңнән артыгын абүнәчеләр яздыра», — дип хәбәр итте бүләкләр уйнатыр алдыннан «Татмедиа» җәмгыятенең медиадиректоры Әлфия Әдиятова.

Ул «Татмедиа» җәмгыятенең кайбер басмаларының үз тиражларын арттыруын билгеләп үтте. Сүз «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары һәм балалар басмалары турында бара. «Безнең белән булганыгыз һәм безнең конкурста катнашуыгыз өчен рәхмәт. Без бүләкләребезнең актуаль булуын һәм сезне сөендерүен телибез», — диде Әдиятова, «Татмедиа» җәмгыятенең басмаларына язылучыларга мөрәҗәгать итеп.

Конкурста 2022 елның беренче яртыеллыгында «Татмедиа» җәмгыятенең кимендә ике басмасын (газета һәм журнал) яздыручылар катнашты. Акция шартлары нигезендә Татарстан, Башкортстан, Марий Эл Республикасы, Чуваш Республикасы, Красноярск крае, Оренбург һәм Төмән өлкәләреннән 469 гариза теркәлгән.

Казаннан кайбер абунәчеләр уенны шәхсән күзәтеп торыр өчен килгән.

«Мин 15 газета һәм журнал алдырам, мәктәп чорыннан ук укырга яратам һәм газета-журналлар алдырам. Бигрәк тә „Шәһри Казан“ һәм „Татарстан яшьләре“н укырга яратам. Конкурста даими катнашам, узган елларда телевизор һәм юрган оттым. Бирегә бүләкләр өчен килмим, мондый чаралардан рухи канәгатьләнү алам», — диде Казаннан пенсионер Әнвәр Гыйниятуллин.

Чара барышында 16 бүләк уйнатылды: өч утюг, өч кул кораллары җыелмасы, электр белән эшли торган өч иттарткыч, ике робот-тузансуырткыч, ике смартфон, шулай ук телевизор һәм кар чистарту техникасы. Акциянең төп призы — «Шифалы су–Ижминводы» шифаханәсенә юлламаны Саба районыннан булган абунәче И. Фәттахов отты. 22 февральдә «Татмедиа» җәмгыяте бинасында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тантаналы шартларда тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100