news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә креатив чаналар фестивалендә җиңгән командага 30 мең сум бирәләр

Колакчынлы башлык киеп килгән һәр катнашучыга бүләк биреләчәк.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Әлмәттә «Санки-ушанки» фестивале 27 февральдә 14:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында узачак.

Катнашучылар креатив чаналар ясарга һәм тиз шуарга тиеш. Иң тиз һәм креатив катнашучылар акчалата призлар һәм бүләкләр алачак. Теләге булган кешеләр аерым да, 2-5 кешедән торган команда төзеп тә катнашырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Җиңүчеләр командасы — 30 мең сум, «Бөтенесен шаккаттыр» номинациясендә җиңүчеләр — 10 мең сум, «Шуарга яратсаң, чананы тартып йөрергә дә ярат» номинациясендә — First Austria FA-5343-3 электрогриле, «Тизрәк. Артык. Озынрак» номинациясе җиңүчегә «Кукмара металл савыт-саба заводы» әйберләрен бирәчәкләр.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук күңелле эстафеталар, яшел фитнес, фотозона, уеннар һәм призлар көтә. Колакчынлы башлык киеп килгән һәр катнашучыга бүләк биреләчәк.

Фестивальдә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Теркәлү 26 февральдә 23:59 сәгатькә кадәр ачык була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100