news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем эшли

«Бакчачылык» хезмәт кабинетында «Орлыклар белән бакчачылык эшләрен башкару» темасына дәрес үткәрелде.

Лениногорскида менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем эшли
https://mtsz.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырган.

Традиция буенча, дәрес МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомумүсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Гомуми физик әзерлек күнегүләре «Тылсымлы буяулар» арт-терапия технологиясен куллану алдыннан бик яхшы күнекмә булды. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрестә катнашучылар, палитраны кулланып, төрле төсләрне кушып ирекле темага рәсемнәр ясады.

Аннары «Эрготерапия» кабинетында дәрес уздырдылар. «Салават күпере», «Сынык сызыклар», «Искиткеч агач» күнегүләре хәрәкәтне һәм кулларның җитезлеген координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Соңыннан «Бакчачылык» хезмәт кабинетында «Орлыклар белән бакчачылык эшләрен башкару» темасына дәрес үткәрелде. Дәрес барышында катнашучылар орлыкларның формасы, исе, сортировкалау һәм аларны чәчүгә әзерләү белән танышты. Инвалидлар үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, дым кирәклеген белде. Шулай ук яшелчә культураларын үстерү этаплары, орлыклар утырту өчен савытлар, җир структурасы белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100