news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцинация бөтен теләгән кешегә үткәрелә

Вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә узу мөһим.

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцинация бөтен теләгән кешегә үткәрелә
Михаил Захаров

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация бөтен теләгән кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә, дип бәяли белгечләр.

Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.

Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтү мөһим. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый. 

Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100