Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары мәктәпләрдә балаларны ашату мәсьәләләре турында фикер алышачак
Президиум утырышына кадәр депутатлар Казанның 179нчы гимназиясендә булды, шулай ук Биектауның Баруди исемендәге 4нче мәктәбенә барачаклар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Биектау районында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәпләрдә кайнар ризык белән тукландыруны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Парламентның күчмә президиум утырышында профильле министрлык һәм ведомстволар, ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашачак.
Ай дәвамында парламентарийлар үзләренең сайлау округларында мәктәпләрдә булып, ашханә хезмәткәрләре белән сөйләшкән, мәктәпләрдә ризык әзерләү һәм китерү тәртибен өйрәнгән. Депутатлар түбән хезмәт хакы, ашханәләрдә пешекчеләр җитмәү кебек проблемаларны ачыклаган.
Утырышка кадәр депутатлар Казанның 179нчы гимназиясендә булды, шулай ук Биектауның Г. Баруди исемендәге 4нче мәктәбенә барачаклар.
179нчы гимназиядә депутатлар ризык төрләрен карадылар, пешекчеләр белән аралаштылар. Рамил Төхвәтуллин һәм Хафиз Миргалимов пешекчедән күпме акча алып эшләвен сораштылар. Пешекче егет кулга 18 мең сум хезмәт хакы алганын әйтте.
Без гимназиядә вакытта 2 нче сыйныф балалары ашарга керде. Укучыларга тавык ите, яшелчәләр белән томалап пешерелгән бәрәңге, кәбестә салаты һәм компот бирелгән иде. «Безне бик тәмле ашаталар, бөтен биргән ризыкны ашап бетерәм», — диде Артур исемле малай «Татар-информ» хәбәрчесенә. Бәрәңгене бик күпләре ашап бетерсә дә, кәбестә салатына кагылмаган балалар байтак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз