news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама аксакаллары Туган телләр елына багышланган махсус альманах әзерли

Аксакаллар әлеге җыентыкның үткәнебезне, бүгенгебезне чагылдырып, киләчәк буын өчен язма рәвештә басылган төпле чыганак булуын тели.

Түбән Кама аксакаллары Туган телләр елына багышланган махсус альманах әзерли
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов, район башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фирдәвис Ханов та катнашты. Алар Туган телләр елына багышланган махсус альманах әзерләү турында да сөйләште

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан да аксакаллар күп кенә проектлар башлап җибәргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мисал өчен, үз эшчәнлекләрен чагылдырган альманах чыгару, киләчәк буынга теләк-тәкъдимнәр язып тарату һ.б. Бүгенге көндә альманахка материаллар туплыйлар, аксакаллар әлеге җыентыкның үткәнебезне, бүгенгебезне чагылдырып, киләчәк буын өчен язма рәвештә басылган төпле чыганак булуын тели. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100