news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор мәктәп ашханәләрендә ризык салкын булган районнарны атады

«Балалар һәм ата-аналарның мәктәп ашханәләрендә салкын ризыкка, ризыкны ашап бетермәүгә зарлануларын ишетергә туры килә. Алар тикшерү барышында расланды», - диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор мәктәп ашханәләрендә ризык салкын булган районнарны атады
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Мөслим, Чаллы, Казанда 18 мәктәп ашханәсендә балаларның өстәлендә әзер ризыкның суынган булуы ачыкланган.

Бүген Биектауда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Президиум утырышында балаларны кайнар ризык белән тукландыру турында фикер алышты.

«Балалар һәм ата-аналарның мәктәп ашханәләрендә салкын ризыкка, ризыкны ашап бетермәүгә зарлануларын ишетергә туры килә. Алар тикшерү барышында расланды», — диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, ризык бирү линиясендә суынган ризык Яр Чаллы, Бөгелмә районында, Казан, Түбән Камада ачыкланган. 

«Ризык суынуның сәбәбе — ризыкны иртә салып кую, я дәрес соң бетү, я ризык өләшү линияләрендә температураны киметү», — дип белдерде Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100