news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла

Пассажирлар якшәмбе көннәрендә очачак.

Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла
Владимир Васильев

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 14 февральдә Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла. Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казан аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласыннан самолет 14.30 сәгатьтә очып китәчәк һәм «Дубай» халыкара аэропортына 20.45 сәгатьтә барып җитә. Дубайдан кире очу 8.50 сәгатьтә була һәм Казанга 13.10 сәгатьтә кайтып төшү билгеләнгән.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Мондый график буенча очышлар март ахырына кадәр дәвам итә. Пассажирларны Boeing 737-800 самолеты йөртәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100