news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләрдә укучыларга балансланган ризык ашатуны кайгыртырга кушты

Дәүләт Советы Рәисе мәктәп бакчасында балалар үзләре яшелчәләр үстерүне дә хуплады. «Эшкә дә өйрәнер, тәмле ризык та ашар», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләрдә укучыларга балансланган ризык ашатуны кайгыртырга кушты
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың һәр мәктәбендә укучыларга балансланган ризык ашатуны кайгыртырга кушты.

«Балалар сәламәтлеге — бик мөһим мәсьәлә, бүтәнчә күз алдына да китерә алмыйм. Бу эшне ышанычлы рельсларга куярга кирәк. 1-4 сыйныфларда укучылар, һичшиксез, тәмле, балансланган сәламәт ризык белән тукланырга тиеш», — диде парламент башлыгы Биектауда узган президум утырышында. 

Ул йөзләп депутат районнардагы мәктәпләрне өйрәнеп чыгып, бик күп мәгълүмат туплаганын әйтте. «Республикада Россия Президентының 1-4 сыйныфларда укучы балаларга бушлай кайнар ризык ашату турындагы указы үтәлә. Президент республика бюджетында карап һәм районнарга килгән акчалар белән бу эш җайга салынып бара», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Шулай да ул кайбер мәктәпләрдә балаларны бергәләп утыртып ашатырга мөмкинлекләре булмаганын искәртте. Кайбер мәктәпләр пешекчеләрнең хезмәт хакы бик түбән дигән мәсьәләне күтәргәнен әйтте.

«12-13 мең сум, кайда ничек, аны карарга кирәк дигән тәкъдим керттеләр. Барлык чыгышларны исәпкә алып, бүгенге карарны имзалап, Хөкүмәткә дә, Президентка да җибәрәбез», — дип белдерде ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта балаларга мәктәп бакчасында яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнергә ярамый дигән сүз чыкканын да искәртте. «Балалар мәктәп бакчасында эшләп, үз ашханәләрендә үзләренә ашарлык ризык булса, беркем тыймый. Бу эш ата-аналар ризалыгы белән диделәр. Эшкә дә өйрәтер, баласына тәмле ризык та ашатыр», — диде. 

«Ашыгырга кирәкми, ләкин соңга калып булмый. Ни өчен дигәндә, 2023 елга кадәр указ нигезендә бу эш тулысынча көйләнеп беткән булырга тиеш. Җавплы ведомстволар, мәктәп директорлары моңа игътибар бирергә тиеш, 2023 елны көтмичә балансланган туклану белән тәэмин итәргә», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100