news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль Конституция буенча тавыш бирү өчен өстәмә ял көне игълан итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте һәм шул ук көнне әлеге төзәтмәләрне әзерләү буенча эшче төркем оештырды.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтен халык катнашында тавыш бирү 22 апрельдә үткәрелергә, ә бу көн ял көне дип игълан ителергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

22 апрель, шул исәптән эшче төркемдә дә, тавыш бирү көнен үткәрү датасы буларак карала, әмма әлегә бу җәһәттән бернинди дә карар кабул ителмәгән, дип белдерде Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Владимир Путин 15 гыйнварда Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте һәм шул ук көнне әлеге төзәтмәләрне әзерләү буенча эшче төркем оештырды.

20 гыйнварда ул Дәүләт Думасына үзе телгә алган барлык төзәтмәләрне берләштергән әзер закон проекты тапшырды. 23 гыйнварда документ беренче укылышта бертавыштан кабул ителде. Икенче укылыш 11 февральгә планлаштырылган иде, әмма төзәтмәләр турында бик күп тәкъдимнәр килү сәбәпле, Дума аның вакытын күчерергә карар кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100