news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы техник карауны видеофиксацияләргә тәкъдим итте

Эчке эшләр министрлыгы фикеренчә, видеофиксация техник карау процедурасын камилләштерәчәк һәм аварияләрнең процентын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 11 февраль , «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы июнь аеннан фотога гына түгел, видеога да техник карау узуны теркәргә тәкъдим итә. Техник караулар үткәрү тәртибе турындагы карарга тиешле үзгәрешләр проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода бу тәкъдим техник карау процедурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтәләр. Максаты - «техник карап чыгуны фальсификацияләү очракларын булдырмау һәм автомобильләрнең техник торышын сыйфатлы тикшерүне тәэмин итү» дип күрсәтелә.

Эчке эшләр министрлыгы фикеренчә, бу аварияләрнең процентын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Техник карауны мәҗбүри фотофиксацияләү турындагы закон 8 июньнән үз көченә керә. Аны үткәрүне контрольдә тоту вәкаләтләре Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot