news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә

Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның бу хакта Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткәнен искәртте. 7 февральдә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында Россия Президентының 100 нче номерлы Указы имзаланган.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.

«Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — дип басым ясады Эдуард Вафин.

Былтыр республикада 14 млн 770 мең сум акча түләнгәнен әйтте. «Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дип әйтте пенсия бүлеге идарәчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100