news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 11 февральдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашчы театры хореографы, актер, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot