Тәвкилевләр сарае балкып торачак

Тәвкилевләр сарае балкып торачак

(Уфа, 11 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелеге татар халкы яшәгән Бүздәк районы милләтебезгә бик күп күренекле шәхесләр биргән төбәк. Биредә элекке морзалар авыллары да байтак. Чанышевлар, Кинзикеевлар, Еникеевлар иң күп килеп төпләнгән район ул Бүздәк. Биредә тарихыбыз шаһитлары булган ядкәрләр дә шактый гына. Биредә кайбер авылларда хәтта зилзиләле елларда да мәчетләр сакланып калган.

Бүздәк төбәгендә әүвәлге татар байларының сарайлары, зур йортлары сакланып калган авыллар да байтак. Шундый сарайларның берсе Килем исемле зур татар авылында өч гасырны үзенә тоташтырып әле дә тора. XIX гасыр уртасында ук салынган бу зур бинаны Тәвкилевләр сарае дип йөртәләр. 1852 елда бу бинаны бертуган Тәвкилевләр төзеткән була. Ул чакта бөтен тирә-якка үзенең кабатланмас матурлыгы белән данлы була ул.

Өченче гасырга чыккан бу сарай ничек кенә матур булса да, йөз еллар эчендә анда әлләни төзәтү эшләре башкарылмагач, шактый таушалган иде. Аны төзекләндерү өчен элекке елларда республика хакимиятләренә күп мөрәҗәгатьләр дә ясалды. Әмма көндәлек ыгы-зыгы, мәшәкатьләр беләнме, түрәләрнең аңа игътибары җитмәде. Инде менә узган елда хөкүмәт тарафыннан бүленгән финанс ярдәме белән, Бүздәк районы җитәкчеләре бу эшкә тәвәккәлләп тотынды һәм анда байтак кына эшләр башкарды. Республикадагы бер төзелеш ширкәте белән төзелгән килешү нигезендә, Килем авылындагы тарихи Тәвкилевләр сарае үзенең дәрәҗәсенә лаеклы матур хәлгә китереләчәк.

«Төзелеш һәм матурлау эшләре бу елның җәенә тәмаланачак, – дип ышандыра район хакимияте башлыгы Радик Хаҗиев. – Тәвкилевләр сарае әүвәлге фотосурәтләргә карап, элек ничек булса, шулай яңартылачак. Ярый әле архив материаллары һәм фотолар сакланган».

Тәвкилевләр сарае төзекләндерелеп беткәннән соң, ул тулысынча Үзәк Диния нәзарәте карамагына күчереләчәк.

– Биредә без Уфа мәдрәсәсенең филиалын ачарга ниятлибез, – ди баш мөфти Тәлгать Таҗетдин. – Анда берьюлы 150 шәкерткә яшәү һәм белем алу мөмкинлеге булачак.