Фәннәр академиясе стипендиантлары билгеле булды

Фәннәр академиясе стипендиантлары билгеле булды

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Татарстан Фәннәр Академиясендә президиум утырышы узды. Анда 2004 елдагы фундаменталь һәм практик фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында сөйләшү булды.

Утырышта шулай ук 3 февральдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган ТР фәнни-техник һәм инновацион сәясәте буенча хакимият комиссиясе нәтиҗәләренә карата да сүз барды. Әлеге мәсьәлә буенча Фәннәр Академиясе республика хакимиятеннән алдагы биш еллыкта да фәннең приоритет юнәлешләрен формалаштыру принцибын саклап калуны сорарга карар кылды.

Талантлы яшьләрне сайлап алу һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча комиссия Фәннәр академиясе стипендиясенә уздырыла торган традицион конкурска күрсәтелгән студентларның кандидатураларын тикшерде. Биш стипендиягә 28 фәнни хезмәт тәкъдим ителгән булган, шуларның 24 — Казан технология университетыннан, башкалары КДУ, Алабуга педагогия университеты һәм Казан энергетика университетыннан. Академик Наил Сәхибуллин әйтүенчә, студентларның эшләре барысы да бик кызыклы булган, бер эштә генә дә 20гә якын фәнни мәкалә һәм тезислар тупланган. Җиңүчеләр булып КДУның 3нче курс студенты Ленар Шәехов, КДЭУның 5нче курс студенты Ольга Марфина һәм КДТУ (КХТИ) студентлары Ленар Галимов, Сергей Наумов һәм Тимур Билалов танылган. Җиңүчеләргә диплом белән стипендияләр Фәннәр академиясенең март аенда узачак гомуми җыелышында тапшырылачак.