news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады

Ял көннәрендә автомобиль кую өчен түләү алынмаячак.

Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 гыйнвардан Казанда көннән муниципаль паркингларның эш режимы үзгәрде.

Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли. Парковкада беренче 15 минут тору бушлай. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көннәрендә дә бушлай эшләячәк.

Бүгенге көннән Казанда шулай ук түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады. Яңа парковкалар исемлеген сылтама аша карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100