news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева: Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез

Алга таба режимны йомшарту киләсе атнадагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать туклануы йортлары төнге сәгать бергә кадәр эшләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр кертелгән чикләүләр режимына әйләнеп кайта.

«Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез. Ташламалар бәйрәм чаралары үткәрү чорында каралган иде. Алга таба режимны йомшарту киләсе атнадагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле – күзәтеп, карап торачакбыз», - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Ул Яңа ел каникуллары чорында 400 тикшерү уздырылганлыгын һәм учреждениеләрнең 10 проценты диярлек ковидка каршы чаралар бозылуга юл куйганлыгын искәртте.

«Сүз дә юк, бүген, авырулар санының кимүе күзәтелүгә бәйле рәвештә, битлек режимын үтәмәү очраклары ешая. Кайбер керү урыннарында QR-код тикшерүгә шактый җиңел карыйлар. Шуңа күрә тикшерүләр дәвам итәчәк», - диде Фазлыева.

Ул, авырулар санының кимүенә карамастан, гражданнарны һәм кунакларны Covid-19 коронавирусы авыруы буенча профилактикалау чараларын дәвам итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100