news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Facebook һәм WhatsАрр ка каршы тикшерү башлады

Элегрәк WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр кулланучылар килешүен яңартты, аңа шәхси мәгълүматларны Facebook корпорациясенә тапшыру турында пункт өстәде.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»).Төркиянең монополиягә каршы комитеты конфиденциальлекнең яңа сәясәте аркасында WhatsApp һәм Facebook-ка карата тикшерү башлады. Бу турыда Anadolu агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр кулланучылар килешүен яңартты, аңа шәхси мәгълүматларны Facebook корпорациясенә тапшыру турында пункт өстәде. Кулланучылар килешүе текстында Facebookның корпорациясенең бер өлеше буларак WhatsApp корпорациянең барлык «кушымталар гаиләсе» белән уртаклашачак. Бу кулланучының гадәтләрен һәм зәвыкларын анализлау өчен кирәк дип күрсәтелгән. Моңа җавап итеп, Төркия кулланучылары, югары ранг түрәләрен дә кертеп, WhatsАрртан күпләп китеп, альтернатив мессенджерларга күчә башлады.

Монополиягә каршы комитет шулай ук WhatsApp яңа кулланучы килешүенең эшчәнлеген туктатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100