Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада транспорт реформасын хәл итүгә керешәчәкләр
Шәһәр мэры сүзләренчә, реформа этаплап хәл ителәчәк, беренче нәтиҗәләр алдагы өч айда сизелергә тиеш.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Агымдагы елның төп бурычларыннан берсе — транспорт реформасын хәл итү. Бүген җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин шул хакта сөйләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шәһәр мэры сүзләренчә, реформа этаплап хәл ителәчәк, беренче нәтиҗәләр алдагы өч айда сизелергә тиеш.
Санкт-Петербург транспорт инфраструктурасының территориаль үсеше фәнни-тикшеренү һәм проект институты белгечләре тарафыннан вахта һәм шәһәр маршрутларын бердәм муниципаль челтәргә берләштерү варианты тәкъдим ителгән иде.
«Без бу проект өстендә сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләдек. Безнең бурыч — җәмәгать транспортының сыйфатлы һәм куркынычсыз эшен тәэмин итү һәм без бу бурычны хәл итәчәкбез», — дип өстәде шәһәр мэры.
Исегезгә төшерик, узган шимбә, 9 гыйнварда, Түбән Камага Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз