news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә иң актив китап укучыларны ачыкладылар

Китапханәдән китап алып укучыларның гомуми саны — 23 470

Минзәләдә иң актив китап укучыларны ачыкладылар
https://menzelinsk.tatarstan.ru/

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районара үзәкләштерелгән китапханә мәгълүматлары буенча, китап укучыларның гомуми саны — 23 470. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 ел нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында иң актив китап укучылар — Валентина Блинова, Радик Зарипов, Зифина Абударова, Лидия Козелкова. 

Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 1нче урта мәктәптән — Эльвина Самерханова, Полина Тюкина, Рената Хөснетдинова, 3нче урта мәктәптән — Адель Самерханов, гимназиядән — Әмир Сафеев һәм балалар бакчасыннан — Әминә Сафеева», — дип уртаклашты районара үзәкләштерелгән китапханә директоры Резедә Ягъфәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot