news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында битлек режимын контрольдә тоту көчәйтеләчәк

Тикшерүләрнең артуы Яңа ел бәйрәмнәрендә закон бозу очракларының күбәюе белән бәйле.

Казанда җәмәгать транспортында битлек режимын контрольдә тоту көчәйтеләчәк

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа ел бәйрәмнәрендә закон бозу очракларының артуы сәбәпле, Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бәйрәмнәргә дә карамастан, контроль-ревизия хезмәтендә эшләүчеләр тарафыннан җәмәгать транспортында пассажирларның битлектән булуын тикшерү дәвам итте. Бүгенге көннән битлек режимын контрольдә тоту көчәйтеләчәк», - диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә 720 транспорт чарасы тикшерелгән, 215 закон бозучы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot