news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү үзәкләре төзеләчәк

Татарстан Хөкүмәте «Сугышчан дан клубы»на хәрбиләрнең исемлекләре белән эшләү өчен акча бүлеп бирде.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү үзәкләре төзеләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат эзләү эшенә кураторлык итәчәк координация үзәкләре төзергә ниятлиләр. Татарстанның «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Татар-информ» агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Министрлар Кабинеты белән әлеге эшне район хакимиятләре аша алып бару турында килештек. Мин бу исемлекләрне хакимият башлыклары шундый эш төркемнәре булдырган районнарга, Россиянең башка төбәкләренә элегрәк тә җибәргән идем. Эшне шул исәптән Хәрби комиссариатлар, музейлар аша да алып бардык. Хәзер ул үзәкләштерелгән тәртиптә, барлык районнарда да оештырылачак», - диде тарихчы.

Михаил Черепанов Татарстан Хөкүмәтенең «Сугышчан дан клубы» ассоциациясенә финанс ярдәме күрсәтүен билгеләп үтте. Әлеге акчалар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү эшенә юнәлдереләчәк.

«Хәтер китабын әзерләгән команданы хәтерлисезме? Мин аларны Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хәбәрсез югалган йөзләгән, меңләгән солдатларның исемлекләрен карап чыгарга өлгерсеннәр, аларның бер өлешен генә булса да табарга тырышсыннар дип чакырам. Моны күпләр булдыра алмый, ул бары тик профессионалларның гына кулыннан килә. Алар Татарстанда барлыгы биш кеше», - дип искәртте республика ассоциациясе рәисе.

Михаил Черепанов белән интервьюны «События» сайтында укыгыз. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100