Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә бала тудыру йортыннан чыгардылар
Балтач районында яшәүче Гафуровлар гаиләсенә бала туу таныклыгы, котлау открыткасы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале, истәлек бүләкләре, чәчәкләр тапшырылды.
(Кукмара, 11 гыйнварь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Бүген Кукмарада 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә бала тудыру йортыннан чыгардылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев hәм башкалар катнашты.
Балтач районының Алан авылында яшәүче Зөбәрҗәт һәм Ринат Гафуровлар гаиләсендә әлеге бала — икенчесе. Аларның 1 яшь тә 10 айлык Зөhрә исемле кызлары үсеп килә. Яңа туган нарасыйга Сылу исеме кушканнар.
Яшь гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, бала туу таныклыгы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Сергей Димитриевларның котлау открыткасы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале, истәлек бүләге, комбинезон-трансформе һәм чәчәкләр тапшырылды.
«Сылу — бишенче оныгыбыз. Аларның hәммәсе дә үзенчә якын, кадерле. Киленебез Зөбәрҗәт Тырыш авылыннан, беренчесен дә биредә бәбәйләгән иде, Кукмара бала тудыру йортын бик ошатты. Балаларыбызны шулай зурлап, хөрмәт итеп килүләре өчен барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез», — диде Альмира Гафурова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз