Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта янгын вакытында пенсионер хатынны коткарган студентларны бүләклиләр
КНИТУ-КХТИның механика факультеты студентлары Динар Ханиев белән Нияз Вәлиуллин яна торган фатирдан 77 яшьлек әбине алып чыккан.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 14 гыйнварда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин КНИТУ-КХТИның механика факультеты студентлары Динар Ханиев белән Нияз Вәлиуллинны янгында батырлык күрсәткән өчен бүләкләячәк. Бу хакта КНИТУ-КХТИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның 30 декабрендә, төн уртасыннан соң, Нурлат шәһәрендәге йортларның берсендә янгын чыккан. Яна торган фатирда 77 яшьлек пенсионер хатын-кыз калган. Динар белән Нияз ярдәм сорап кычкырганны ишеткән. Алар янгын сүндерүчеләрне көтмичә, ярдәмгә ашыккан. Янгынга һәм куе төтенгә карамастан, егетләр өлкән яшьтәге хатынны фатирдан алып чыккан.
Студентларны бүләкләү тантанасы шәһәр администрациясендә Нурлат районының барлык җитәкчеләре катнашында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз