Кырымтатар яшьләре Симферопольдә тагын бер корылтай үткәрәчәк

Кырымтатар яшьләре Симферопольдә тагын бер корылтай үткәрәчәк

(Симферополь, 11 гыйнвар,«Татар-информ», Диләвәр Османов). 14-15 гыйнварда Симферопольдә кырымтатар яшьләренең Украинада кырымтатар яшьләре хәрәкәтенә 10 ел тулуга багышланган П Корылтае узачак.

Аның делегатлары булып Кырымның төбәк яшьләр конференцияләрендә сайланган яшьләр һәм шәһәр кырымтатар яшьләре оешмалары вәкилләре санала. Корылтай эшендә шулай ук

Украинаның яшьләр гаиләләре һәм спорт министрлыгы, бөтенукраина, халыкара яшьләр Корылтайлары вәкилләре катнашачак. Корылтай кырмтатар яшьләре сәясәте концепциясен төзү, кырымтатар балалар һәм яшьләр үсеше механизмын булдыру турында Украина җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул итәчәк, Кырымтатар Яшьләре Үзәге уставын тикшерү һәм аның җитәкче органнарын сайлау мәсьәләсен тикшерәчәк.

Үткән 2005 елның көзендә Симферопольдә «Кардәшлек», «Кара Каплан», «Безнең Кырым» кырымтатар яшьләре иҗтимагый оешмалары һәм Кырымтатар яшьләр үзәге бергә берләшеп кырымтатар яшьләре корылтаен уздырган иде инде. Корылтайның: «Кырымтатар яшьләренең төп максаты – кырым татарларының дәүләтчелеген тергезү» дигән белдерүе, ул чакта элеккеге финанс министры А.Гресс җитәкчелегендәге күптән түгел генә төзелгән Кырым республика фиркасе тарафыннан бик тискәре реакциягә тап булган иде. Бу фирка, хәтта, кырымлылылар арасында, кырым татарларының милли-территориаль автономия төзү ниятенә каршы килгән имзалар җыю компаниясен дә җәелдереп җибәргән иде.

Кырымтатар яшьләре үзәге оештырып үткәрәчәк чираттагы кырымтатар яшьләре Корылтае яңадан нинди карарга килүе һәм аның нинди мөрәҗәгать кабул итүе дә, бу атна азагында мәгълүм булачак.